Тэтимол 2015

ДИҢГЕЗ I, диал. тиңгез «море» гом. кыпч. тэңгиз ~ гом. төрки дэңгиз, дэңгиз, дэңиз id. (к. ЭСТЯ III: 194–195) < бор. гом. төрки teŋgir id., к. венг. tenger «диңгез»; к. ш. ук чув. тĕнĕс, мар. теңыз, теныж, тангыж id. (болар татарчадан түгел!). Бу сүзнең кырг. варианты кызыклы: деңиз, теңиз «диңгез», теңиз Манас «бөек Манас», теңизим «кадерлем», деңиз баш «куптарай, үз-үзенә артык ышанган кеше» – болар теңиз сүзенең ниндидер затны (геройны, тәңрене һ.б.ш.) белдергән булганлыгына ишарәли. Шул нигездә диңгез < тэңгиз сүзен шумер. diŋir «тәңреләрнең берсе» сүзе белән чагыштыру бар (ВЯ, 1954, № 5, б. 50), моңа осет. dyngyr «дәү, зур» сүзен дә өстиләр (Абаев I: 383), шулай итеп диңгез < teŋgir ~ тәңре (ихтимал, шумер. diŋir «сулык, диңгез тәңресе» булгандыр) тәңгәлләштерелүе килеп чыга. Ләкин эвен. тонгэр, эвенк. тунгэр, нан. тэнки «күл, күлләвек» сүзе әлеге гипотезага шик төшерә. Диңгез сүзе гап-гади дәңгез – диңгез «дулкын, ташкын» сүзе белән бердәй булса кирәк. К. Дәңгезлә-ү.

К. ш. ук Федотов II: 232.



Предыдущая статья            Следующая статья