Тэтимол 2015

ДИЙ-Ү[дию], диал. тий-ү «говорить, сказать» < гом. төрки, бор. төрки te-, tä- id. Төрки телләрдә иң киң кулланышлы сүзләрнең берсе. Алмашлыклар шикелле, бу фигыльнең аерым формалары лексикалашып, асылда аерым берәмлекләргә әверелгәннәр. Ди «сөйли, әйтә» < ди-и, дийә, диал. дир < дийер id.; әкиятләрдә ул «дип сөйлиләр» мәгъ. кулланыла; дигән бәйлек һәм теркәгеч мәгъ.; дигәндә, дигәндәй – модаль сүзләр; дип – бәйлек; дигәч, дисәңче, дисәң кисәкчәләр мәгъ.; димәк, димәк ки модаль сүз; диген – бор. боерык килеш формасы дигел дән, модаль мәгъ., диал. диң < диең «диеп әйт» һ.б. Бу формалар кыпч. һәм уйг. телләрендә киң кулланыла. К. Вагапова: 140–161. Тат., башк. ди-, дей- яңгырашы угыз телләреннән килсә кирәк.

Кайбер филологик хезмәтләрдә рус. де, дей, дескать «янәсе» сүзе кыпч.-тат. ди, дей сүзенә кайтарып калдырыла (һәм бу дөрес булса кирәк), әмма Е.С. Остин ул де- турында язган хезмәтендә (к. аныкы. К этимологии одного славянского глагола речи // Этимологические исследования по русскому языку. Вып. IХ. М., 1981: 144–166) бу хакта берни дә әйтми (рус. де- сен деять фигыленә нисбәт итә). Будагов I: 580–581; ЭСТЯ III: 221–226; Федотов II: 205 (әдәбият күрсәтелә); Тимергалин: 148.



Предыдущая статья            Следующая статья