Тэтимол 2015

ДИВАН[диwан] «диван; ханский совет в Казанском государстве; сборник стихов одного поэта» – барлык бу мәгънәләр бор. Шәрык мәдәни-идари тәртипләрдән килә. Бор. тат. халык телендә хан киңәше дуам, дуан дип аталган булса кирәк, к. чув. тăвам, мар. туам «тәңреләр киңәше (миф.)», бурлаклар әртилләрендә эш хакын бүлешү киңәше дуван диелгән; хан киңәше үзе дә, әгъзалары да дуван дип аталган (Материалы по истории Башкирии: 11). К. ш. ук ком. дуван «суд».

Диван сүзе төбендә гар. дūwāн «язулар; шигырьләр» сүзеннән, дäwwäнä «язу» фигыленнән; мәгънә үсеше: «язулар» > «ни дә булса языла торган урын; секретарьләр бүлмәсе» һәм > «шигырьләр > шагыйрьләр җыелып шигырь укый-тыңлый торган урын > диван, зур урындык». Соңгы мәгънәдә диван бөтен дөньяга билгеле. Аникин: 190; Kluge 2002: 207; Тимергалин: 146.



Предыдущая статья            Следующая статья