Тэтимол 2015

ДӘФТӘР «тетрадь», иск. «конторская книга» < фар. < гар. дäфтäр id. < бор. грек. diftera (ίφθερα) «тире, пергамент» > «документ» сүзеннән. Фар. сүзе бор. заманнарда ук төрки-монгол телләрендә киң таралыш тапкан, к. монг. дэвтэр «дәфтәр», бор. монг. köke debter «салымнар дәфтәре» һ.б. К. Типтәр. Тимергалин: 145. Тарихтагы төрле дәфтәрләр тур. EI II: 77–83.



Предыдущая статья            Следующая статья