Тэтимол 2015

ДӘҮШИРМӘ[дәwширмә] тар. «организация кадровых военных из воспитанников специальных училищ; кадетский корпус» ← төр. devşirme «яничәриләр оешмасы» ← devşir- «җыю, туплау» ← deviş- «төрү» ← бор. төрки tev-, teg- «әйләндереп төрү», к. Тәвеш. Будагов I: 571–572.

Төркиядә дәүширмә озак заманнар дәвам иткән. Россиядә дәүширмәгә охшаш оешма – почётные полки Петр I заманында гына искә алына. Татарлар дәүширмә дип Оренбург хәрби училищесын атаганнар – аңа татар-башкорт балаларын 10–12 яшьтән ата-аналарыннан аерып алып укытканнар. Россиядә Суворовское училище, Нахимовское училище кебек хәрби мәктәпләр дәүширмәгә охшашлар. Ләкин алардагы курсантлар ятим түгел. К. EI II: 210–213.



Предыдущая статья            Следующая статья