Тэтимол 2015

ДӘҖҖАЛ, диал. (ДС II: 79) дәтьял «антихрист; изверг» < гар. Дäҗҗāл – ахырзаманда Гайсаның икенче тапкыр җир йөзенә килүеннән алда кешеләрне диннән яздыручы зат. Асылда лат. Decial «(христианнарны эзәрлекләгән) император Деций токымы» дигән сүз. Ул Деций христианнарга карата аяусыз, «дециаль» чаралар күргән. Тат. сөйл. (ЗДС: 166) Дәтйал варианты, ихтимал, гарәпчәдән түгел, бүтән чыганактан киләдер: лат. Дециал «унынчы бала» исеме Дектиан дип тә әйтелгән, тарихта берничә Дециал билгеле. К. Дәкыянус.

Ул Дәтйал, Дәтйан (ш. ук Дәййан) океандагы бер кыяга зынҗырлап куелган, һәм ул анда көне-төне ярсынып йолкына, ди. Һәм ул бауларын өзсә, Кыямәт булачак, имеш, к. ЗДС: 166.



Предыдущая статья            Следующая статья