Тэтимол 2015

ДӘДӘ, дәдәй «дядя». Бу сүз диал. сүзлекләрдә (ЗДС: 165; Рамазанова 1991: 61–65) «абый», «әти-әнинең бертуган ир кардәше» һ.б.ш. мәгъ. күрсәтелә һәм хаклы рәвештә рус сүзе диелми. Будагов (I: 545–546) рус. дядя сүзенең үзе тат. теленнән, ди. Тат. бор. телдә һәм башлыча миш. сөйләшләрендә, аннары Кырым татарларында, аз., төр. сөйләшләрендә, үзб., Кавказ төрки шивәләрендә, Иранда төрле кардәш-кавемлек терминологиясендә очрый. Румыниядә (Dobr. I: 512) dede «дәвәти; җәт». Якын Шәрыктә (төркм., таҗ. һ.б.) дада, дадә, дәдә «изге карт, дәрвишләрнең башлыгы», төр. dadı «бала караучы», иске төр. (Özön: 147) «бала караучы негр хатын-кызы». К. ш. ук төрле Кавказ һәм Иран телләрендә дадаш «көчле һәм абруйлы карт; баба, ишле гаилә башлыгы» (< дадача формасы микән?). Гомумән, бу сүз тур. бик күп язып була. Чаг. Дадан. ЭСТЯ III: 212–213; EI II: 199–200.



Предыдущая статья            Следующая статья