Тэтимол 2015

ДӘВӘТ I[дәwәт], тәwәт диал. «чернильница; косо надеваемое нагрудное украшение» – бу беренче карашка бер-берсеннән ерак торган мәгънәләрнең бер чыганактан килгәнлеге шуның белән аңлатыла: бор. бетекчеләр-писерләр үзләренең кара савытларын иңгә кыеклап бәйләнгән киң тасмага беркетеп асып йөрткәннәр (к. ТS, 2: 275) ~ фар. дäwāт, төр. divit, devat, бор. чыгт., монг. dewit (Поппе 1938: 141) id. Дәвәт иңгә кыеклап куелган киң тасма мәгъ. күрше телләргә дә кергән: чув. тевет, тевĕт, мар. дäуäт id. «Кара савыты» мәгъ. дәwәт күп төрки телләрдә (мәс., нуг., каз., к.-калп.) очрый. Тимергалин: 140.

Фар. дäwāт, Пляттс буенча (Platts I: 536), гар. дäwāт «дару болгаткыч таяк» (дәва «дару») сүзеннән; монда «дару > язу карасы», «болгаткыч таякчык > каләм» мәгънә күчешләре булган, имеш. Тат. дәвәтдар < фар. дäwäтдāр «секретарь» сүзе дә булган. Бу сүз тур. EI V: 173.



Предыдущая статья            Следующая статья