Тэтимол 2015

ДАРУГА тар. «губернатор (монгольский)» < монг. даруга id. Будагов II: 547; Räsänen: 133; Фасмер I: 484 һ.б. (әдәбият ишле).

Бу сүз бор. монг. daruγa (← daru- «кысу, бастыру») «бастырык» сүзеннән заманалар узу белән төрле мәгънәләр алып, бөтен Евразиягә таралган, мәс., иске рус. даруга, дорога, дорага «татар чиновнигы», тув. тарга «башлык» һ.б. EI. II: 162–163; Аникин: 177–178.

Дерив.: иске тат. даругачы «губернатор».

Монг. даруга сүзеннән рус. дорога «юл (берәр губернага юл)» сүзе дә килеп чыккан дигән иске фаразны рус телчеләре кире кагалар.



Предыдущая статья            Следующая статья