Тэтимол 2015

ДА’МКА, себ. тамка «дáмка, фигура в игре в шашки, вышедшая на последнюю горизонталь противоположной стороны и обретшая способность проходить любое количество клеток доски по диагоналям», «игра в шашки». Бу сүз беренче карашка уйлаганча дама, дамочка «асылзатбикә» түгел икән, ә иске рус. дам < Европа телләрендә dam, tamm «шашка уены; дамка» < гар. тамм «тулы көчендә» (> тат. к. тамм ) сүзеннән икән. К. Kluge: 178.

Ихтимал ки, рус. дамка сүзендә фар. таммгяһ «дамкагы чыгу, дамкага чыккан» сүзе чагыладыр (ягъни -ка монда кечерәйтү кушымчасы түгелдер).

Бу сүз мисалында кайчакта чыгышы ачык-аян кебек булган сүзләрдә дә әллә нинди тарихи хикмәтләр була алуы күренә.



Предыдущая статья            Следующая статья