Тэтимол 2015

ДАГА, диал. (Тумашева 1992: 199) тага «подкова» > удм. дага ~ чув. такан, мар. таган id. < гом. төрки, алт., хак. тақа, таққа, каз., як. таға, монг. тақа, чыгт. тақан, кырг. таған, маньч. тахан id. Даға варианты, тат. теленнән тыш, тув. һәм төркм. телләрендә очрый – угыз линиясе; төр. takav «дага» – кыпч. телләреннән булса кирәк, к. к.-балк. тақа, тағай «тауга менү өчен тырнак».

Бу сүзнең гадәттә так-у (тагу) сүзенә нисбәт итәләр (*таққағ «таккак, тагыла торган нәрсә»?), ләкин хәлиткеч дәлилләр юк. Пекарский (III: 2517) төр. диал. танка «чүлмәк аяклары» белән чагыштыра, ләкин бу сүзнең дә чыгышы билгеле түгел. К. Таган, Таңган. Räsänen 1969: 456; Федотов I: 164–165. Рус. така, таха «аякчу дагасы» тур. Аникин: 526.

Дерив.: дагалы, дагасыз; дагала-у (барча юн. бар).



Предыдущая статья            Следующая статья