Тэтимол 2015

ГӨРНӘЧӘ, гүрничә (ЗДС: 157–160) «горница; закрытое крыльцо» < рус., әлбәттә. Гүренкә яңгырашы рус. диал. горёнка id. дигәннән. Миш. (Balint: 72) gürnäčä «кунак бүлмәсе» рус. төп мәгънәгә якынрак, gürbäč, gurmäč «кече зал» сүзендә гөлбәч (к.) сүзенең тәэсире (контаминация) бар.

Рус. горница, горёнка һ.б. «югары өй, югары бүлмә, күтәрелгән идәнле» мәгъ. гор-а «тау» тамырыннан дип исәпләнә. Элекке заманнарда русларда зимләнкесыман тәбәнәк өйләр өстенлек иткән. Идәне җир кимәленнән югарырак торган өй инде гора «тау» булган. Даль сүзлеген карагыз.



Предыдущая статья            Следующая статья