Тэтимол 2015

ГӨБЕР[гөбөр], диал. гөбәр «ворс», диал. (себ. һ.б.) кöбир, күбүр «мүк» (ДС I: 47; Тумашева 1992: 100; Дмитриева 1981: 160 һ.б.); шуннан гөберкә «мүкләч тап», гөберле бака . Гөбер сүзенең бүтән телләрдәге багланышлары табышмаклы: бер яктан, к. осет. гöбöр «таз, чиләнеп торган яра», төр. gübre, каз. кöбүр «тирес, черек»; икенче яктан к.-балк. күбүр «тартма, күн сандык» < бор. кöпүр «елгалар кичү өчен кулланылган тире капчык» (к. Күпер ) > кырг. күбүр «өсте боз кисәкләре белән чуарланган сулык», өченче яктан монг. губерь «ламаларның йон пончосы» (к. Бичурин: 194).



Предыдущая статья            Следующая статья