Тэтимол 2015

ГӨБЕ[гөбө], диал. (ТТДС I: 120–121, 273) гөбән, гөбөн (гөбән кебек – гөбе кебек шешенү), көбә, көбө, гәбе (гәбе атлау, гәбе язу, ДС II: 74) «маслобойка – высокий цилиндрический сосуд, пахталка из цельного ствола дерева», диал. (без теркәдек. – Р.Ә.) көбе «длинный цилиндр, надеваемый на столб, на который наматывается канат для поворота рабочей части ветряной мельницы» < гом. кыпч. *күби, к. нуг. күби, каз. күбби, кырг. (Юнусалиев 1971) гүвү, үзб. (ЎХШЛ: 151) куви, күпи, күби, гүппи, алт. күп «гөбе», аз. (АДДЛ: 275) күпи «шүре, камыш көпшә», төркм. (ТДГДС: 69) күпи, гүпи, күфи «көбәк; гөбе» ~ венг. кöри «гөбе». К. удм. гумы, коми. гум, гуми ~ фин. käämi «көпшә, көбәк; цилиндр» һ.б. бор. *күбү «үзәге алынган кәүсә» сүзеннән; шундый кәүсәдән элекке хуҗалыкта һәртөрле савытлар, торбалар һ.б. ясаган. Бу тамырга тоташкан сүзләр төрле фин-угор, монг., ир. һ.б. телләрдә дә очрый. К. Көбәк, Көпчәк, Көпшә. Рус. диал. куп «гөбе» тур. Аникин: 324 (уйг., төр. küр ~ фар. күп «чүлмәк» сүзләрен дә китерә. Безнеңчә, болар икенче тамырдан, к. Купы ). КЭСК: 82.

Гөбе азмы-күпме ышандырырлык ностратик сүзләрнең берсе. Безнеңчә, ул мәдәни сүз генә – Евразиягә сәүдә юллары буйлап таралган. Шунысы игътибарга лаек – чув. телендә бу сүзнең чагылышы һәм хәтта берсүзле эквиваленты да юк.



Предыдущая статья            Следующая статья