ГОМЕР[ғөмөр], диал. өмөр, үмер «век; жизнь» > чув. ĕмĕр «гасыр», удм. гумър, мар. гүмыр, гумир, үмүр < гар. ‘умр id. ‘мр «яшәү, яшәп тору» тамырыннан, шуннан ук к. Гыймарәт, иске әд. мигъмар «төзүче, архитектор» һ.б. күп сүзләр. Ахметьянов 1989: 15. Дерив.: гомерле, гомерсез, гомерлек, гомер-гомергә һ.б., диал. гомерлән-ү «озак бергә яшәү». Элек (мәс., Дәрдемәнд телендә) гомер «гасыр» мәгъ. (рус. век «гомер; гасыр» сүзеннән калька) булган. |