Тэтимол 2015

ГӘҮДӘ [гәwдә] «туловище, тело» > мар. гäүдä «тело, стан» (Гордеев II: 228) ~ чув. хевте «мощь; силы природы; туловище», төр. gövde, каз., к.-калп. геү˘де, башк. диал. кәүҙә, нуг. кевде «тән» ~ төркм. гевре id.; бу сүз фар. сүзе дип исәпләнә, ләкин хәз. фар. телендә кулланылмый; тик таҗ. гына говдо «гәүдә» < говдор «тән иясе» ← гов «тән» (?).

Гомумән, бу сүзнең этимологиясе катлаулы. Ул төбендә төрки сүз булырга да мөмкин. Чаг. Кәвәрә.

Дерив.: гәүдәле, гәүдәсез; гәүдәлән-ү (→ гәүдәләндерү).



Предыдущая статья            Следующая статья