Тэтимол 2015

ГӘРӘБӘ «янтарь» < фар. кäһрубā «салам тарткыч» сүзеннән (гәрәбәнең корылып вак салам сыныкларын үзенә тартуыннан) дип исәпләнелә (ЛТ II: 66). Ләкин бу этимология (ул Фирдәүсидә дә китерелә) ясалма: гәрәбәнең төп хасияте «салам тарту» түгел ич! Гәрәбәне Иран һәм Урта Азиягә элек-электән Идел Болгарыннан китергәннәр (бу турыда к. Бируни 1974: 776–778), Болгар дәүләтенә исә ул викинглар тарафыннан Балтыйк буеннан, Көнб. Двина тамагыннан китерелгән, Двина тамагы җирле халык телендә Грива дип аталган, шуннан гәрәбәне дә грива дип атаганнар. Бу грива дан славяннар муенсалар ясаганнар (рус. грива «муенса; ат ялы» шуннан) һәм ул муенсаларны акча итеп тә кулланганнар – шуннан бор. рус., хәз. укр. гривна, гривенка – акча һәм авырлык үлчәү берәмлеге килә; бу сүзләр Шәрык илләрендә дә таралган: герәбәнкә, гөрәнкә «бер кадак» (430 грамм чамасы) ~ фар. гирванкā id. һ.б. Кыскасы, грива > гәрәбә һәм бу болгар сүзен фарсылар халык этимологиясе буенча үзгәрткәннәр. Чаг. ш. ук удм. гуривесь «гәрәбә».

Барча этимологик, тарихи һ.б. сүзлекләрдә (к. төр. İA VI: 537; EI IV: 445) төр. kehruba, фар. kahruba сүзен әлеге «салам тарткыч» мәгъ. сүздән дип аңлаталар һәм гәрәбәнең Идел Болгарыннан килгәнлеген таныйлар. Ләкин тат. гәрәбә яңгырашы (г авазына башланган вариант) искә дә алынмый. Хәлбуки нәкъ безнең гәрәбәдән Шәрык вариантлары килә, киресенчә түгел! Рус этимологик сүзлекләрендә гривна һәм грива сүзләренең бердәйлеге, гривна сүзенең бор. мәгънәсе «гәрәбә муенча» булганлыгы хакында әйтелгәли, ләкин Шәрык илләрендәге кәһруба сүзенә багланышы хакында ләм-мим сүз юк. Кыскасы, без монда үзебезнең оригиналь этимологиябезне бирәбез.



Предыдущая статья            Следующая статья