Тэтимол 2015

ГАУГА [ғаºwға] «шум-гам с бранью; дрязги» ~ гом. кыпч., уйг., төркм. һ.б. ғауға, кырг. қооға id., ш. ук. «шомлы хәбәр», кр.-тат., кар., к.-балк., ком. қауға «сугыш» гар., фар. ғаwғā’ сүзеннән дип аңлатыла, бу фикернең нигезе фар. ғау сүзе (к. Гау ). Ләкин ғауға, қауға башлыча төрки телләрдә очрый, безнеңчә гауга төптә монг. қау гал «үрт, язын кау (каугал) яндыру» сүзеннән (гал «ут»; күчмәннәр язга чыккан яшь үлән тизрәк һәм әйбәтрәк үссен өчен зур мәйданнарны арындырып, каудан яндырганнар), фар. гау белән охшашлык – очраклы, чаг. Максудида ғалға «гауга»: әйләде галга мәлаик ул заман «мәләкләр шунда шау-шу күтәрделәр». К. чув. хавха «очыну, каударлану; рухлану; шау-шу; көпшәк, тыгызсыз», халхав, хавхал «шомлы хәбәр; янгын», башк. қауқа «үрт; каудан; хәтәр». К. Кауга, Каугал, Каудан.

Гауга бик кулланылышлы һәм дериватлы сүз: гаугалы, гаугасыз, гаугачыл; гаугала-у, гаугалан-у һ.б. икенчел сүзләр. Алар күрше фин-угор телләренә дә кергән.



Предыдущая статья            Следующая статья