ГАСКӘР[ғәскәр] «армия» < фар.-гар. ‘аскäр id.; ш. ук «бер солдат». К. Ләшкәр. К. ш. ук гаскәри «гаскәргә бәйләнешле; хәрби кеше». Гаскәр сүзен бор. фар. kasekār «сугыш кешесе» сүзеннән дип уйлыйлар: kase «кеше, шәхес», kār «сугыш, җәң». Ләкин бу сүз гар. теленә кереп, гарәп формаларын алган. Көньяк-көнб. Азиядә гаскәр сүзе аскäр, аскер яңгырашында киң таралган. Рус. аскер «төрек солдаты» – экзотизм. |