ГАНВӘ[ғаºнwә] «обида; гнев» ~ диал. (Остроумов 1892: 58; ТТДС I: 117; ТТДС II: 77) гиниwа, ғыйнаwа, гынабя id.; мәзкүр чыганаклар бу сүзне рус. гнев сүзеннән дип күрсәтәләр; ләкин ғ авазы ук уйландыра: рус. йомшак г кайчан каты тамак авазы ғ га әверелгәне бар? Чынлыкта бу сүз гар. ‘анwä «рәнҗетү, җәбер» сүзеннән килә. Дерив.: ганвәле; ганвәлән-ү. |