Тэтимол 2015

ГАЛЯКА[ғаºл ׳ақа] кит. (элекке телдә, мәс., Тукайда киң кулланылган) «связь, отношение» < гар. ‘алāқа id. ← ‘лқ «асылган булу; бәйле булу». Бу тамырдан бик күп сүзләр ясалган һәм аларның кайберләре тат. әд. теленә дә үтеп кергән: тәгъликъ «гарәп хәрефләрен бер-берсенә тоташтырып язу ысулы»; мөгалләкъ «үзара баглы (әсәрләр); бер әсәргә шәрех китабы» (кайбер мөгалләкълар нигез әсәрнең үзеннән зуррак була; мәс., «Мөхәммәдия» китабына шәрехләр китабы үзеннән өч тапкыр зуррак).

Дерив.: галякалы, галякасыз.



Предыдущая статья            Следующая статья