Тэтимол 2015

Г хәрефе кириллица нигезендә татар алфавитында өч авазны – ғ, г һәм г' авазларын белдерә. Болардан урта г башлыча рус теленнән һәм рус теле аша кергән сүзләрдә очрый (сирәгрәк фар. сүзләрендә дә булгалый, мәс. гөнаһ, гүаһ, гяһ).

Каты ғ авазына тат. телендә башлыча гар. теленнән кергән сүзләр башлана. Ул гар. сүзләренең бер өлеше оригиналда нокталы ғ хәрефенә, бер өлеше ноктасызга башлана һәм соңгылары гарәпчәдә вә Урта Азия, Төркия телләрендә гомумән әйтелми дә. Татарлар гарәп сүзләрен күбесенчә китаптан, язылыштан үзләштергәннәр һәм ике ғ (‘айн, ғайн) ны яңгыратып әйтәләр. Тик кайбер сөйләшләрдә, бигрәк тә мишәр сөйләшләрендә ул авазлар гомумән төшерелеп калдырыла, мәс., аеп < гаеп, айшык < гыйшық, арьләнү < ғарьләнү һ.б. Һәм монда билгеле бер кагыйдә юк. Йомшак г авазына гар. сүзләре гомумән башланмый, әмма фарсы сүзләре башлана һәм еш кына.

Русчадан алынган сүзләрдә каты – (гарәпчә) ғ – принципта юк дип әйтергә мөмкин. Тик кайбер, халык үзенчәрәк аңлаган рус сүзләре генә каты ғ белән әйтелә.



Предыдущая статья            Следующая статья