Тэтимол 2015

ВАКЫФ[wаºқыф] «җәмгыятьтә дини оешмаларга, кәсәбәләргә һ.б. тапшырыла торган материаль кыйммәтлекләр, ш. ук капитал». Wқф «тукталып тору» тамырыннан (wакыф дип дини текстларны укыганда бераз тукталуны да атыйлар). Ислам илләрендә вакыфтан салым алынмый, ләкин вакыфтан килгән керемнәр мотлак дин юлына китәргә тиеш. Вакыфка охшаш күренешләр (тик дингә түгел, фәнгә карата) Россиядә дә бар. Будагов I: 306–307; Тимергалин: 110.



Предыдущая статья            Следующая статья