Тэтимол 2015

ВАКЫТ[wаºқ ы̌т], диал., сөйл. вахыт «время, пора; эпоха» > мар. (Исанбаев 1978: 18) вакыт, вäгыт, удм. (Насибуллин: 109) вагът < гар. wақт id. ← wқт «мөддәт билгеләү», шуннан ук к. Әүкать.

Крш. (ТТДС I: 66) бакыт, багыт, пагыт > мар. пагыт бор. кыпч. сөйләшләреннән килә; чув. вăхăт шулай ук татарчадан түгел, үзгә чыганактан. Гомумән, бор. төрки телләрдә «вакыт» мәгъ. үз сүз булмагач, гар. сүзе бик иртә үзләштерелгән һәм фонетик тармакланышка дучар булган. Будагов II: 306; Федотов I: 114.

Дерив.: вакытлы, вакытсыз (үзенчәлекле мәгъ.); вакыт-вакыт, вакытча, вакытчан «үз вакытында».



Предыдущая статья            Следующая статья