Тэтимол 2015

ВАК[wаºқ] «мелкий; мелочь» > чув., удм., мар. вак id. < тат. диал. (Тумашева 1992: 224, һ.б. чыганаклар) уақ id., ягъни «уалган»; тик бу сүз тат. телендә генә ясалмаган, бор. яз. ядкәрләрдә үк уwак, увак, уфақ > гом. кыпч. уwақ, иске тат., кр.-тат., төр. уфақ id. ← уw-, уғ-, к. ш. ук кырг., алт., шор., хак. ооқ «вак» һ.б. К. Ошак, У-у һ.б. Будагов I: 106; ЭСТЯ I: 560–561; Федотов I: 97 (чув. вак сүзенең татарчадан икәнлеген әйтми).

Дерив.: ваклы, ваксыз; ваклык, вакла-у; ваклан-у, ваклаш-у (күч. мәгънәләре бик үзенчәлекле); ваклат-у; ваксы-у, неол. вакланма, ваклаучы һ.б.



Предыдущая статья            Следующая статья