Тэтимол 2015

ВАЙ «увы!», «рачение, беспокойство» < фар. wай id., к. ш. ук каз., к.-калп. уwай, уwайым, кырг. убай, убайым «ваем, хәстәр» һ.б. Фар. сүзе авест. avoi, yavoi «вай», төбендә бер тәңре атамасы – җир асты патшасы дигән фикер бар, чаг. рус., укр. Вий «үлекләр патшасы»; рус. увы сүзе дә шуннан дип исәпләнә. Һәрхәлдә вай һәм увы тамырдаш сүзләр (Фасмер IV: 144).



Предыдущая статья            Следующая статья