Тэтимол 2015

БЫРГЫ, диал. боргы «горн, дуда, рог» > удм. бургы «медная труба» < үзб., бор. чыгт. бурғу, бурқу, уйг. борғу, бор. төрки borγuj (ДТС: 113) < тамил. (Һиндстандагы дравид телләренең берсе) boriγaj, puriγaj «тынлы музыка уен коралы» сүзеннән киң таралган, к. төр. boru «труба», тув. мургу, хак. пыргы, бор. монг. bürijen, bürijel (> рус. бирюлька) «курай, музыкаль һ.б. труба» > нан., маньч. бурэ, бурэн «гармун»; тув. авыра, авырга «маралларны алдатып чакыру быргысы» (< аңбыргы, к. аң «ау»), гар. буриййүн «мөгез быргы» һ.б. К. Меркулова В.А. Мелкие заметки по истории и этимологии слов // Этимология 1971, М., 1973: 185–190 (бик тәфсилле!).

Рус. борга «аучылар быргысы» тур. Аникин 134–135 (бай әдәбият).



Предыдущая статья            Следующая статья