Тэтимол 2015

БЫЛЧЫРА-У «хлюпать (о грязи); загрязниться» ~ диал. балчыра-, кырг. былчыра-, каз. булжыра-, булшыра- id., шуннан гом. кыпч. былчырак, тат. диал. (Остроумов 1892: 56) балчырак һ.б.ш. «былчырак» – тат. диал. былчы-у «юешләнү» фигыленнән, к. диал. былчык «эренле (яра, күз)»; тамыры былч//балч «балчык чәпелдәү тавышы» (былч-ы-), гом. төрки, монг. һ.б. бал//бул//был «юешлек, сусыллык, сазламык» тамырыннан, к. Балчык, Балык, Пычрак, Пычыргы һ.б. (*бал тамыры тур. Черкасский: 94). Тат. әд. телендә пычрак һәм былчырак аерым мәгънәле сүзләр.



Предыдущая статья            Следующая статья