Тэтимол 2015

БҮРЕК, диал. бүрке (ДС I: 43) < гом. төрки бöрик, бöрүк, бор. төрки, бор. монг. börk «бүрек» ~ монг. бурх «эшләпә», бүрхэ- «каплау, бөркәү», бор. монг. börkür > «калпак; конус, мичкә», алт. бöрүк «бүрек, эшләпә», бор. чыгт. рörük ~ алт. пүрүк «бүрек; ябу, капкач» һ.б. К. Бөркә-ү.

Бүрек сүзен бүре сүзеннән дип тә уйлыйлар: бор. төрки хәрбиләр бүре башы сыман бүрекләр кигәннәр, имеш. ЭСТЯ II: 222. Рус. диал. бурк тур. Аникин: 144.



Предыдущая статья            Следующая статья