Тэтимол 2015

БҮРЕ, себ. (ЗДС: 539) пөрө, пөрү «волк», гом. төрки бöри, бöрү, бүрү, алт. диал. (Баскаков 1972: 233) мööрö, мööри, бор. төрки (ДТС: 118) böri һ.б. (күп кенә вариантлар) id. Угыз төрки телләрендә сирәк очрый. Чув. әд. телендә дә кулланылмый. Шунлыктан бу сүзне төрки телләргә соңрак кергән дип уйлыйлар. Гадәттә бор. ир. vәһrka, санск. vrka ~ бор. слав. vliki (>> рус. волк) һ.б. һинд-евр. сүзләре белән чагыштырыла. Бу чагыштыруга мар. пире «бүре», пириге, пирäгү «бүре баласы» (> рус. бирюк «урманда ялгыз яшәүче») дәлил. Чаг. ш. ук морд. М. верьгиз, морд. Э. виргас (~ литв. vilkas) «бүре» һ.б. Ним. Wolf һәм шуңа охшаш сүзләр тур. Kluge: 995.

Угыз төркиләрендә боз бöри (бöрү) «соры бүре» рәсеме (башы) байракларга тегелгән. Угызхан тур. дастаннарда бор. төрки гаскәрләргә юл күрсәтеп алдан баручы шул булган дип сөйләнелә. Бор. рус. босой волк образы төркиләрдән алынган (соңрак ул серый волк дип тәрҗемәләнгән). Төр. телендә бүре сүзенә һәм образына багышланган публикацияләр күп кенә. Будагов I: 278; Аникин: 128–129 (күп кенә әдәбият күрсәтелә).

Бүре – төрки халыкларның тотемы булган һәм бу хакта төрле риваятьләр очрый. Шуларга баглы рәвештә бүре сүзенең үзгә этимологияләре дә бар. К. ЭСТЯ II: 219–221. К. Күкбүре.



Предыдущая статья            Следующая статья