Тэтимол 2015

БҮЛ-Ү «разделить; делить» ~ чув. пÿл- [пүл-], мар. пöл- id. < гом. төрки бöл-, пöл- id.; шунысы кызык ки, чув. пүл- «аерылу; бүленү», ягъни төш. юнәлешендәге фигыль, бу факт исә бöл- тамырын бö-л- дип таркатып карарга мөмкинлек бирә. Ягъни бор. бö- дигән тамыр сүз булган.

Дерив.: бүлен-ү (икенчел дериватлары бик ишле: бүлендер-ү, бүленел-ү, бүленеш-ү; бүлендек һәм бүлентек, бүленеш → бүленешле һ.б.), бүлеш-ү (→ бүлештер-ү һ.б.), бүлдер-ү; математик һ.б. фәнни-техник терминологиядә бүлгеч, бүленешле, бүленмәс (сан); көнкүрештә бүлгәлә-ү һәм бүлгелә-ү; бүлеш; бүлемтә һәм бүлемтек һ.б.

Бöл- фигыленнән элек-электән гом. төрки бöлэк (к. Бүләк II ), бöлык ~ бöлүк «бүлек», бöлүм «бүлем», бöлмэ «бүлмә» ясалып килә. Шулардан тат. диал., башк. бүлкә ~ төр. bölge «бүлмә, ыруның бер өлеше», тат. сөйл., диал. бүлтә һ.б. сирәк кулланыла. Räsänen 1969: 84; ЭСТЯ II: 214–217; Федотов I: 459.



Предыдущая статья            Следующая статья