Тэтимол 2015

БҮЛҖӘ-Ү диал. «планировать; проектировать», себ. (Тумашева 1992: 45, 47, 179) болца-у, булча-у, пулца-у «вакытын билгеләү; чара күрүне оештыру» ~ башк. булйа-у, каз., к.-калп. болжа-, уйг. болҗа-, тув. болча-, хак. молҗа- «алдан чамалау, юрау, алдан сөйләшеп-килешеп кую» һ.б.ш. < бор. монг. bolǯa- «билгеләү, билгеләп кую» фигыленнән, бол- «булу; өлгертү, өлгерү» тамырыннан дип исәпләнә. К. ш. ук тат. диал. бүлҗәү (исем), булҗау, болҗау > чув. пăлчав ~ үзб. (ЎХШЛ: 54) болҗай, тув. полҗағ «сөйләшеп килешү, конкрет үлчәп билгеләү күренеше», кырг. болҗо- «билгеләү», алт. диал. молҗо- «корбанын сагалау (ерткыч хайваннар тур.)». Räsänen 1969: 79–80; ЭСТЯ II: 158–159; Федотов I: 397 (тат. мисалларын белми диярлек).

Дерив.: иске тат. бүлҗәк, себ. (Будагов I: 280) булҗагла-у «билгеләү». Бүлҗәк дип гаскәр бүлкәләре очрашасы урынны атаганнар.



Предыдущая статья            Следующая статья