Тэтимол 2015

БҮЛҖӘР (уйг., чыгт. к. Будагов I: 289) «место встречи воинских частей» – «гаскәрләрнең очрашу урыны һәм вакыты; дисциплина» (бу сүзне болҗар, булҗар дип тә укыйлар, ләкин тат., һәрхәлдә, бүлҗәр булырга тиеш, к. Бүлҗәл ). Бу сүзнең мга башланган варианты киң таралган: тат. диал. (ЗДС: 488) мүлчәр «чама, үлчәм: пропорция», каз. мöлшöр «пропорция; субординация; чама, үлчәм», кырг. мöлчöр, уйг. мөлчәр «билгеләнгән урын яисә чик, мөддәт», к.-калп. мöлшер «чамаланган күләм» һ.б., Алтын Урда (Сборник материалов 1941: 159, 175) мурчил «гаскәрләрнең хәрәкәт итү һәм урнашу тәртибе» << яз. монг. bolǯagari id. дип исәпләнә. Ләкин бүлҗәл һәм бүлҗәр аерым-аерым да уртак bolǯa- нигезеннән ясала алалар. К. Бүлҗә-ү. ЭСТЯ II: 188. Рус. больджор «җыен, җыелыш» тур. Аникин: 133.



Предыдущая статья            Следующая статья