Тэтимол 2015

БҮЛӘК IIтар., диал. (ЗДС: 113, 142, 539, 545) беләк, пәлик, пүлöк «определённая часть земельных и охотничьих угодий; административная единица во времена Золотой Орды и Казанского государства», (Тумашева 1992: 177, 182) пөйләк, пүләк «определённая часть леса» ~ миш., морд. беляк, белёк иск. «хәз. район зурлыгындагы административ берәмлек», удм. боляк «күрше-тирә берлеге», рус административ документларында буляк, боляк «бортный ухожай» – «бер чолыкчы карамагында булган урман өлеше» һ.б. Татарлар яшәгән төбәкләрдә бүләк, бәләк, беләк дигән топонимнар (урман-кыр, авыл исемнәре) очрый (к. ЗДС: 113, 142). Бүтән телләрдә: кар. бöляк «көтүлек җирләр», ком. белек «аерым бер урман», «Бабурнамә»дә бöлүк «өяз»; бор. угыз., бор. монг. (Радлов IV: 1701) бöлүк «рота», к.-балк. белёк, кырг. бöлöк, үзб. булак, уйг. бүләк «аерымланган ике якның берсе»; «өлеш», бор. төрки (ДТС: 118) bölük «өлеш; бүлек; көтү; группа; көтү, көтүлек өлеше». Бу бик бор. хәрби-административ термин; кыт. чыганакларында ук фу-ло «һуннарда хәрби отряд». Хәз. Евразия (шул хисаптан герм., слав., угор, гар.-фар.) телләрендә бүләк ~ бәлүк сүзенең чагылышлары хисапсыз күп (мәс., ним. Volk «халык, хәрби берәмлек» > рус. полк сүзен дә кайбер этимологлар әлеге һунн сүзенә кайтарып калдыралар). Гераклитов 1926: 108; Сафаргалиев: 72; ЭСТЯ II: 216; Попов А.И. О термине беляк // Вопросы мордовского языкознания. Труды морд. НИИЯЛИ. Вып. 42. Саранск, 1972. К. Бүлкә.



Предыдущая статья            Следующая статья