Тэтимол 2015

БҮЛӘК I, диал. (Тумашева 1992: 173) пиләк «подарок» > чув., мар. пүлэк, удм. бүлэк < бор. төрки böläk id. Ләкин гом. төрки планда «Себер варианты» – кырг., тув. бэлэк, алт., тув. пäлäк (Радлов IV: 1243), як. бäлäх «бүләк; корбанлык» (Пекарский: 428–429) < бор. төрки belek, belgük, бор. монг. beleg (ССТМЯ I: 124–125) һ.б. киңрәк таралган: сүзнең төп мәгъ. «билге, дуслык билгесе», ләкин бор. заманнарда ук моны бүл- сүзенә нисбәт итүчеләр булган. К. Билге. ЭСТЯ II: 112–113.

Дерив.: бүләклек; бүләклә-ү.



Предыдущая статья            Следующая статья