Тэтимол 2015

БҮЛӘ (Башкортстанда башлыча колыннар тур. – атчылыкта), диал. (Арсланов 1988: 76) бöлә «дети двух сестёр в отношении друг к другу» < нуг., каз., к.-калп. бöле, кырг., бор. монг. бöлö > алт. пöлö; хәз. монг. бүл, бүлэ > эвенк. бүлэ id., шуннан монг. бöлэчэр > нуг. бöлэшэр «апа-сеңелнең кызларының берсе (үзара мөнәсәбәттә)» Чаг. ш. ук төр. диал. böle «бертуган кызкардәш».

Башкорт телендә бүлә, бүләсәр «нук, нука» дип тәгърифләнә. К. Покровская 61: 53–54; Номинханов 1958: 42–47; ССТМЯ I: 109. К. Бүлтерек.



Предыдущая статья            Следующая статья