Тэтимол 2015

БҮЗ I«беловато-серый; бледный; бледно-зелёный», «степь весной», «зелёный – молодой» (бүз егет «молодой человек от двенадцати до двадцати четырёх лет») < диал. буз < гом. төрки боз (себ. пōс) id., к. ш. ук каз. бöз «кавыл», к. Бузар-у.

Бүз ~ буз сүзе күп төрки телләргә таралган бертакым кушма сүзләрдә «изге, сихерле» мәгъ. очрый, к. Акбүзат//Акбузат < бор. төрки aq bozat ~ монг. čaγan bora morin «(җиңүче атланып йөри торган) ак ат», к. Поппе 1938: 130 (гомумән, бу тәгъбир VIII г. бирле билгеле, к. Clauson 1972: 388–389); boz qoj «аксыл соры йонлы куй токымы»; төр. bozkır «дала» һ.б. Төр. боздыган ~ себ. тат. (Тумашева 1992: 177) пōс туйгун «ау карчыгасы». Бүз тойгын төркиләрдә хәрби көч символы була, бүз тойгын томшыгы рәвешендәрәк ясалган сакмалы таяк яу башы билгесе булган, шуннан рус. буздыхан «старшинская булава» сүзе килә (бу сүз күп телләрдә очрый, к. И.Г. Добродомов 1974: 29–31). К. ш. ук Бүздәк, Бүзтойгын, Бүзтургай.



Предыдущая статья            Следующая статья