Тэтимол 2015

БҮДӘНӘ I«перепел, перепёлка» > чув. пүтене, удм. бöҗöно, бöдено, мар. бÿдäнä, потяна < чыгт. бүдäнä, алт. бöдöнö (> себ. пöдöнö, к. Тумашева 1992: 177), бур. бүдэнэ, тув. бöдене, бор. монг. bödüne, икенче бер линия иренләшүсез: үзб., төркм., ком. бедене [бэдэнэ] id.; к. ш. ук фар.-таҗ. bedona id. Тува һәм монгол әкиятләрендә бöдэнэ ите һәр чирдән терелтә торган мифик кош һәм, безнеңчә, бу сүз ниндидер мәдәни телдән алынма; күп телләрдә очрый торган былдырчын, белдерчин «бүдәнә, бытбылдык» сүзе белән бәйләнеше халык этимологиясе кимәлендә генә. ЭСТЯ II: 305–306; Федотов I: 455–456.



Предыдущая статья            Следующая статья