Тэтимол 2015

БУ-У «душить; перетягивать, туго перевязать; прудить реку» ~ башк. быу-, чув. пăв- < гом. кыпч. бу-, быw- < гом. төрки буғ-, боғ-, тув., хак. поғ- һ.б. «буу; төен, бүлтәймә хасил итү» (һәм күп кенә икенчел мәгъ.) – төрки телләрдә иң продуктив тамырларның берсе; аның исем коррелянты гом. төрки (ЭСТЯ II: 165–166) боғ «озынча нәрсәнең бүлтәйгән, юанайган төше». Төрки телләрдән тыш: монг. богу, боо- «буу; уратып бәйләү», эвенк. һ.б. бооқ- «тоткарлау, бәйләү» (ССТМЯ I: 80).

Тат. дерив.: буыл-у, буыш-у, будыр-у, диал. буыр-у, буырт-у һ.б.; бугалак (ЗДС: 134–135) «элмәк төре», бугыч (диал. буғақ ), будыргыч, будырма (диал. бумак ) һ.б. К. Бирән, Буа, Буаз, Буак II, Бугаз, Букча, Бума, Бун, Буна-у, Буын, Буырдак (һәм шуларның дублетлары). Чаг. ш. ук Богау.



Предыдущая статья            Следующая статья