Тэтимол 2015

БУТЫШ «водяной дух» (Остроумов 1876: 61) ~ чув. вутăш, вотăш, мар. водыш, вадаш, бодош «табигый объектның иясе – шунда үлгән берәр кеше рухы» дип аңлатыла, чаг. алт. Баташа хан, Ботош хан Әрликнең (җир асты һәм үлгәннәр патшасының) бер углы. Мар., чув. вÿд ашшы «су атасы» дип аңлату (Holmberg 1913: 126–129) дә бар. Ахметьянов 1981: 21; Федотов I: 133–134 (вот > вут «ут» сүзендә); Насипов 2007: 246–247.



Предыдущая статья            Следующая статья