Тэтимол 2015

БУРЫЧ «долг» ~ башк. бурыс < гом. кыпч. борч (нуг., каз., к.-калп. борыш) < гом. төрки борч, борыҗ «бурыч» ~ бор. монг. (Поппе 1938: 278) borč ~ фар. борҗ «ия; бурыч бирүче», чыгт. борч, борҗ «иҗтимагый бурыч (йөкләмә)» сугд. рorč id. сүзеннән (ЭСТЯ II: 196–197). Сугд. сүзе исә грек. φορος «кертем, салым, иганә» сүзеннән (Бактрия грекларыннан алынган) дип фараз ителә.

Икенче бер версия буенча, бурыч < борч гом. монг. buru, кырг. буроо, як. буруй «гаеп, бурыч, җәза» сүзе белән бәйле һәм төптә буручы «гаепче» сүзеннән (Joki 1952: 93–94); чаг. мар. порыс «бурычлы кеше». Безнеңчә, бу версия фонетик җәһәттән аксый.



Предыдущая статья            Следующая статья