Тэтимол 2015

БУРСЫК «барсук» > удм. диал. бурсък (Насибуллин: 108), мар. бурсык, пурсык, порсык < кар. борсық, төр. борсук, төр., алт., хак. порсуқ, морсық, чыгт., бор. төрки bursuq, бор. төрки (ДТС: 113) bоrsmaq, borsmuq монг. борсуг, bursumaq (!) «бурсык» – бурсы- < борсу- «исләнү» сүзеннән (к. Цельникер С.С. Некоторые дополнения к этимологии слова барсук // Этимология. М., 1963: 120–122). А. Йоки (Joki 1952: 98) бурсык сүзе бор. монг. bor «симерү» сүзеннән ди (к. монг., кырг. борсогой «симереп түгәрәкләнгән, йомрыкай»), М. Рясянен (Räsänen 1969: 81) буенча, сүзнең тамыры бор. төрки borz «бурсык» барча мәзкүр фаразларны шик астына куя. К. ш. ук Соколов 1969: 210–211; Корнилов 1970: 220–222; Федотов I: 446–447; Eren: 337; ЭСТЯ VII: 117–118.



Предыдущая статья            Следующая статья