Тэтимол 2015

БУРЛАК I«бурлак; поденщик» ~ иск. (С. Хәлфин) буралғы, буралқы «сукбай» ~ башк. (БТДҺ: 53) боралқы, каз. (Будагов I: 276), к.-калп. буралқы «сукбай, иясез эт; читтән килгән кеше, килмешәк; бер югалып, бер табылып йөрүчән (терлек)», башк. диал. борақлы < боралқы «ирдән кайткан хатын баласы» һ.б. ← (каз., к.-калп.) бурал- «килеп-китеп йөрү» сүзеннән (ихтимал, бурлақ < *буралақ, к. ш. ук тув. боралғақ «уйравык»). Чаг. Брамат, Бырамат.

Мар., удм. бурлак, чув., мар. пурлак < рус., укр. бурлак «бурлак, көнлекче; сукбай» < тат. бурлақ id. Дмитриев 1962: 557 (тат. *бургалақ сүзеннән ди); Фасмер I: 246 (ним. burlach «җәмәгать» сүзенә нисбәт итә); Романов: 55–109 (бурлак сүзе чув. теленнән димәкче). Ахметьянов 1989: 163; Тимергалин: 104.



Предыдущая статья            Следующая статья