БУРКА «бурка» < рус., ләкин рус сүзе төрки телләрдән, к. иске фар. бурқағ «бурка» < бор. төр., чаг. бор. төрки (ДТС: 126) burquγ «бөрелгән, бөрмәле нәрсә»; иске тат. яз. ядкәрләрендә дә очрый: Котбидә буркыйғ «бурка», Максудидә йөзе бурқағлы «бөркәүле» һ.б. Сүзнең нигезе *бурық- фигыле, к. кр.-тат. бурмақ «уратып каплау» һ.б. Рус сүзлекләрендә бурка сүзен төрлечә (һәм уңышсыз) аңлаталар, тик төрки телләр материалына игътибар итмиләр, к. Özön: 105. |