Тэтимол 2015

БУРДА «корм, пойло для откармливания», будра (ЗДС: 135) «осадок пищи, браги» ~ монг. бордоо «фураж; ашлама», як. бурдук «симерткеч он, арпа» < бур. бурдууг «терлекләргә апара», рус. бурдук, бурудук, бирдух «апара; симертелгән (мал)», бордаг «симертү абзары» ← яз. монг. borda-//bordu- «җир ашлау» → borduγa «ашлама һ.б.»; чыгт. (Радлов IV: 1831–1832) бурдақ «симертелгән, йомры, симез». Төр. burtlak «чучка (дуңгыз баласы)», уйг. бурдак «сугымлык», тат. (Будагов I: 275) бурдаған «йомыркасын ватучан (тавык)» сүзләре дә мәзкүр нигезләргә кардәш булса кирәк. Гомумән алганда бу сүзләр монг. телләреннән таралган шикелле. К. Гаффарова 2006: 66 (һич нигезсез бөртек белән чагыштыра, әмма материалы күп). К. түбәндәгене.



Предыдущая статья            Следующая статья