Тэтимол 2015

БУРАН «буран, метель» < тат. диал. бураган, ягъни «бурый-бурый ява торган кар» (ЛТ I: 96) – качаган, тибәгән моделендә бура-у (к. Бура-у I) «кар җилләп һәм мул яву» фигыленнән; бу фигыльнең исем коррелянты бура «гомумән җилләп яуган явым» (ДС III: 41) билгеле. Шуннан бура сыйфат мәгъ. бура яңгыр тәгъбире бар. К. ш. ук диал. буракла-у «бераз буранлау» (Бәетләр 1960: 141).

Бу сүзләрнең параллельләре барча төрки телләрдә табыла, мәс., алт., кырг. бороғон ~ монг. бороон «буран; көчле яңгыр», к. ш. ук тув. бораң «томса көн», төр. диал. боруқ «томан». Чаг. фар.-таҗ. боридан «яңгыр яву», боран «яңгыр».

Дерив.: буранлы; буранла-у.

Буран сүзе тат. вариантында күп күрше телләрдә очрый: рус., мар., морд. буран һ.б. Абаев I: 273; Фасмер I: 244, 250; Аникин: 143.

Дерив.: буранлы, бурансыз; буранла-у. Буран төрләре тур. к. БТДҺ: 60. К. түбәндәгене.



Предыдущая статья            Следующая статья