Тэтимол 2015

БУР I«известняк, мел» < гом. кыпч. бōр id. киң таралган сүз; тат. диал. (себ.), чув., мар. пор > пур, удм. бур id. кыпч. телләреннән. Як. буор, төркм. боор, морд. пувор бу сүзнең төбендә ике иҗекле булганлыгын күрсәтәләр. Монг., тунг. бор «бур» төрки телләрдән булса кирәк. Чаг. ш. ук Бүртә.

Кайбер тикшеренүчеләр бур < бор сүзен фар. бōр, бу‾р, монг. бора, боро һ.б. «көрән; буз, бүз» сүзе белән чагыштыралар. ЭСТЯ II: 192–194; Федотов I: 444.



Предыдущая статья            Следующая статья