Тэтимол 2015

БУЛЫШ «помощь» > чув. пулăш, мар. полыш < бор. төрки (ДТС: 112) boluş, алт., хак. полуш id. Кыпч. телләрендә бу сүзнең оригиналь мәгъ. бар: к.-балк. болуш, каз. (ҚТДС: 69) болыс «кәләш белән яшь ирнең туй мәлендә яши торган өе – гадәттә күрше яисә егетнең дустының өе» > тат. диал. булышлы id.; булышлый бару (ТТДС I: 96) «туйга үз аш-суың белән бару».

Булыш сүзенең булыш-у сүзенә катнашы ачык булса да, ясалышы ачык түгел (*бул- < *бол- «ярдәм итү» фигыленнән, әмма андый фигыль конкрет теркәлмәгән).

Булыш- продуктив нигез: булышлык (> мар. диал. полыщлык, удм. булышлық) < гом. кыпч. болушлуқ (кайбер телләрдә юк) id., булышчы, булышцы (~ хәзәрләрдә булшцы – бер титул, к. Новосельцев: 144) < гом. кыпч. болушчы һ.б.; диал. булышлый (бару) «туйга үз азыгыңны күтәреп бару» (к. ТТДС I: 96). К. Булыш-у.



Предыдущая статья            Следующая статья