Тэтимол 2015

БУЛ-У II«найти, достать, сделать» < бор. төрки, угыз. бул- id. Бу фигыль тат. телендә бул- < гом. төрки бол- сүзе белән буталган (буталуына бигрәк тә надан орфографлар ярдәм иткән), югыйсә «табу» мәгъ. сүз бŏл- дип язылырга тиеш иде (сөйләмдә еш кына шулай әйтелә дә). Тат. булган (< *булаган), булмаган (< *буламаган), булдыклы, булдыр-у һ.б. кайбер сүзләр угыз. һәм бор. төрки бул- тамырыннан ясалган (сөйл., диал. бŏлган > былган, бŏлдыклы > былдыклы, бŏлдыру > былдыру, бŏлды > былды «эш уңды» вариантлары тарихи яктан дөресрәк). Булмаса «юк икән» сүзенең кайсы булдан ясалганлыгын әйтү кыен. К. ш. ук Булыш-у. ЭСТЯ II: 252–253 (тат. теле материалы искә алынмый).



Предыдущая статья            Следующая статья