Тэтимол 2015

БУЛ-У I, себ. пул-у «быть» < гом. кыпч., уйг., чыгт. һ.б. бол-, чув. пул-, алт. бул-, бол-, пул-, пол-, угыз. *вол- > ол- ~ монг. бол-, бор. төрки (ДТС: 111) bol- «булу (аның төрле мәгънәләрендә)» < бор. төрки *боол- (к. як. буол-), *поол id. (к. ЭСТЯ I: 285–288). Бу фигыльнең исем коррелянты да булырга тиеш, ләкин ул ышандыргыч рәвештә табылмаган әле. Монг. телләрендә бу сүзнең «җитү, өлгерү» мәгънәсе активрак (к. Бүлҗәл ). Шуннан чыгып, бул- < бōл- фигыленең гипотетик исем коррелятын тунг. телләрендәге боло «көз» сүзе белән бәйлиләр (ССТМЯ I: 93).

Бул- < бōл- сүзен ниндидер *бо-, боw- фигыленең төш. юн. дип караганда, аны санск. bhu- «булу» сүзеннән дип гөманларга да мөмкин. Ләкин мәгънәсеннән чыгып караганда исә, бул-у фигыленең бар предикативы белән баглы булуы ихтимал.

Бул-у ярдәмлек фигыль булырак гаять киң вә төрлечә кулланыла һәм аның бу функциясе тур. әдәбият зур. К. Система и уровни языка. М., 1969 (Ф.Р. Байрамов һәм. А.Т. Тыбыкова мәкаләләре); Räsänen 1969: 79; Федотов I: 442–443.

Бул-у продуктив нигез: булын-у, булдыр-у; булмыш.



Предыдущая статья            Следующая статья